Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тентү вакытында Улюкаевта 550 мең доллар һәм алтын коелмалары тапканнар


Алексей Улюкаев мәхкәмәдә
Алексей Улюкаев мәхкәмәдә

Мәскәүнең Замоскворецки мәхкәмәсендә элекке икътисади үсеш министры эшен карау дәвам итә. 5 октябрьдә гаепләү ягы Алексей Улюкаевның эш бүлмәсендә һәм өендә уздырылган тентү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Элекке министрның кабинетында "Башнефть"не сату-алу планы һәм Игорь Сечинның премьер-министр Игорь Шуваловка язган хаты табылган. Сейфында 250 мең доллар кулакча һәм башка валюта тапканнар. Моннан тыш, сейфта алтын коелмалар һәм алтын акчалар тупланмасы булган. Алар арасында өч килограммлылары да, биш килограммлылары да бар. Шулай ук берничә кул сәгате һәм зәркән бизәнү әйберләре табылган.

Улюкаевның өеннән компьютер һәм 300 мең доллар алынган. Моннан тыш, элекке министрның банкларда төрле валюталарда ике миллион доллардан артык акчасы сакланган.

Чираттагы мәхкәмә утырышы 12 октябрьдә дәвам узачак.

Элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев Башнефтьне сатканда ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланды. Мәхкәмә аны ике ай йорт сагында тоту турында карар чыгарган иде, ул мөддәт озайтылды. Президент Путин Улюкаевны эшеннән алды.​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG