Accessibility links

Владимир өлкәсендә поезд белән автобус бәрелешеп кимендә 21 кеше һәлак булган


Автобус казасы урынында (Владимир өлкәсе гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотосы)

Казага юлыккан автобуста Үзбәкстан ватанлашлары булган дип белдерелә. Автобус белән поезд бәрелешү нәтиҗәсендә ким дигәндә 21 кеше һәлак булган.

Һәлак булучылар арсында өч бала барлыгы турында яза "Интерфакс". Ике баланың хәле бигрәк тә авыр дип белдерелә.

Җомга төнлә Владимир өлкәсенең "Покров" тимер юл станциясендә 57 юлчы утырган автобус тимер юл светофорының тыелган төсенә чыга, нәтиҗәдә поезд белән бәрелешә. Владимир өлкәсе губернаторы сүзчесе Маргарита Шляхова автобуста Үзбәкстан ватандашлары булган дип белдергән.

Юл казасының беренчел сәбәбе дип автобусның төзексез булуы карала. Тимер юлга чыккач, ул сүнгән булырга мөмкин, дип фаразлана.

Вакыйга урынында тикшерү эшләре бара.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG