Accessibility links

Казанда үзләрен президент иминлеге хезмәткәрләре дип белдерүчеләр "Ачык Русия" чарасын өзде


"Ачык Русия" тарафдарлары Уфада. 12 июнь 2017

Үзләрен Татарстан президенты иминлеге идарәсеннән диючеләр "Ачык Русия" хәрәкәте чарасын өзә. Баннерны тартып алалар, яныйлар.

Казанда "Ачык Русия" ("Открытая Россия") хәрәкәте активисты Альберт Моратов тоткарланган. Җиңү Проспекты янында юл иминлеге хезмәткәрләре аның машинасын туктатканнар. Паспортын алганнар һәм тәртип сакчылары белән полиция бүлегенә җибәргәннәр. Аның янына "Открытая права" юристы Эльза Нисанбекованы кертмиләр дип хәбәр итә Idel.Реалии.

Казанда Русия президенты Владимир Путинның туган көне уңаеннан "Ачык Русия" вәкилләре "Это мы не так с колен встали" дигән язу эләргә теләде. Алар янына билгесез ике кеше килә һәм чараны өзә.

Хәл "Тандем" сәүдә үзәге янында була. Чараны өзүчеләр башта үзләрен полициянең җинаятьчеләрне эзләү белгеннән, ә аннан соң Татарстан президенты иминлеге идарәсеннән дип белдерә. Баннерны тартып алалар, активистка яныйлар һәм куркыталар.

"Ачык Русия" вәкилләре үзләрен соңгы ике көн дәвамында эзәрлекләүләрен белдерә. Яшәгән йортлары чыгышында экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләренең машинасы тора. Алдан язуны Компрессорлар заводы тукталышына куярга теләгән булалар. Эзәрлекләүне сизгәнгә анда башка активистлар китә. Алар яныннан да Росгвардия машинасы берничә кат үтеп китә, ә күпер астында тамгасыз машина тора.

"Открытая права" юристы Эльза Нисанбекова "Тандем" янында баннерны алуны канун бозу дип белдерә. Аның сүзләренчә, билгесез кешеләр башта үзләренең документларын күрсәтергә, ә аннан соң пүнәтәйләр белән кәгазь тутырырга тиеш.

Түбән Камада эленгән язу
Түбән Камада эленгән язу

Татарстанда "Ачык Русия"нең чарасы барыбер үтте. Түбән Кама шәһәрендә күпергә "Путин кит" дигән язу эленде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG