Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Төркия бер-берсенә виза бирүне туктатып тора


АКШ һәм Төркия әләмнәре
АКШ һәм Төркия әләмнәре

Истанбулда АКШ баш консуллыгы хезмәткәре сак астына алынганнан соң, башта АКШ Төркиягә виза бирүне туктатуы турында белдерде, соңрак Төркия дә АКШка карата шундый ук җавап белән чыкты.

"Соңгы вакыйгаларга бәйле, төрек хөкүмәтенең Америка дипломатик миссиясе һәм аның хезмәткәрләренең иминлеген тәэмин итү бурычын АКШ хөкүмәте яңадан карарга мәҗбүр", диелә АКШ илчелеге белдерүендә.

Анда шулай ук Америка хакимиятенең "илчелекләр һәм консуллыкларга килүчеләр санын кыскарту карары" кабул итүе турында да языла. Чикләүләр Төркиядәге АКШ дипломатик вәкиллекләре иммиграция өчен булмаган визалар бирүне туктатып тору белдерүеннән соң үз көченә керә, диелә.

Кичекмәстән шундый ук адымны Төркия ягы да ясады. Төркиянең Вашингтондагы илчелеге белдерүе Анкарадагы АКШ илчелеге белдерүен сүзмә-сүз кабатлый. Ил атамалары гына алыштырыла.

Узган атнада Истанбулда АКШ баш консуллыгы хезмәткәре Метин Топуз кулга алынган иде. Топузга "конституция төзелешен көч белән үзгәртергә омтылуда", "шпионлыкта" һәм "Төркия хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылуда" гаепләү белдерелгән. Истанбул прокуратурасы Метин Топузның элекке прокурор Зәкәрия Озем һәм Фәтхулла Гүлән хәрәкәтенә бәйле полиция җитәкчеләре белән элемтәләрен ачыклаган, диелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG