200 сумлыкның бер ягында Акъярдагы (Севастополь) һәйкәл, икенче ягында Херсонес сурәтләнгән.
2000 сумлыкта Владивостоктагы күпер һәм Амур өлкәсендәге Восточный космодромы сурәтләре төшерелгән.
Нәбиуллина сүзләренә караганда, бу ике төбәктә купюралар октябрьдә тарала башлаячак. Башка төбәкләрдә исә әйләнешкә декабрьдә керә башлаячак. Ул вакытка яңа акчалар белән банкоматлар да эшләргә әзер булачак.
Яңа акчаларга рәсем сайлау бәйгесе былтыр җәй башланды. Аны халык тавыш бирүе нигезендә сайладылар. Бәйгедә Казан шәһәре дә катнашкан иде. Ул он-лайн тавыш бирүдә икенче урынга чыкты. Ләкин смс-тавыш бирүдә өченчегә төште.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.