Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: "Туган телеңне качып, подвалда гына өйрән, дип әйтә алмыйбыз"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар белән очрашуда белем бирү системында проблемнар кимеми, алар бетмәс-төкәнмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә" дип белдерде.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 13 октябрьдә тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашу барышында: "Туган телләрне өйрәнүне тыя алмыйбыз. Ата-анаңның телен өйрәнмә, бар, подвалда качып кына факультативта өйрән" дип ничек әйтик. Советлар заманында өйрәндек инде шулай татар телен, онытып бетердек", диде. Бу хакта Татар-информ яза. Спикер фикеренчә, белем бирү системында проблемнар кимеми. "Алар бетмәс-төкәнмәс реформалар белән елдан-ел кискенләшә генә. Минем карашка, ул реформаларның белем бирү процессына зыяны да бар", диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин шулай ук милли мәктәпләрнең - чуаш, башкорт, татар мәктәпләренең БДИның бары тик урысча гына булуыннан авырлык тоюын яшерми. "Гәрчә без күп теллелек, дәүләт телләре, туган телләр дип сөйлибез, бу безнең яшәү рәвеше, мәдәният, моннан беркая китеп булмый", ди спикер.

Мөхәммәтшин Татарстан мәгариф министрының бу мәсьәләләр турында Мәскәүдә Русия мәгариф министрлыгында фикер алышырга китүе турында да әйткән. "Уртак тел табарбыз", ди парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, телләрне көчләп укытып булмый. "Програмнар төзедек, татар теле укытучыларына өстәмә акчалар түләдек. Бу зур адым булды. Урыслардан татарлар кебек үк таттар телен белүне таләп итү гади мәсьәлә түгел. Гармония булырга тиеш. Татарларга теләкләре булса, татар телендә белем алу мөмкинлеге булу зарур, урыслар татар телен синтаксис, фонетика, грамматика дәрәҗәсендәге күләмдә белергә тиеш түгел. Бу алар өчен авыр", ди спикер. Шул ук вакытта ул татар теле һичшиксез өйрәнелергә тиеш, дип саный. "Татарстанда яшәүче урыслар татар сөйләм телен булса да белсә, яхшы. Без урыс телен укытуны көчәйтәбез дигән сүзләр милли телләр хисабына булырга тиеш түгел", ди парламент башлыгы.

Дәүләт Шурасы рәисе белән очрашуга Татарстанның барлык районнарыннан якына 100 кеше укытучы килгән.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG