Accessibility links

Элемтә министрлыгы "Яровая кануны" нигезендә мәгълүматны бер айдан артык сакламаска тәкъдим итә


Николай Никифоров

Русия элемтә министрлыгы "Яровая кануны" нигезендә кулланучылар мәгълүматын саклау вакытын алты айдан бер айга кадәр кыскартырга тәкъдим итә.

Бу хакта "Ачык инновацияләр 2017" форумында элемтә министры Николай Никифоров әйтте, дип яза Медуза. Ул тәкъдим турында тәфсилле мәгълүмат бирми, ә бары тик мәгълүматны "бер ай дәвамында саклау" турында гына белдерә. Кулланучылар мәгълүматын саклау, Никифоров бәяләвенчә, операторларга якынча "дистәләгән миллиард сумга" төшәчәк.

"Яровая кануны" 2016 елның җәендә кабул ителде. Ул элемтә операторларын һәм интернет-провайдерларны хат алышуларны, сөйләшүләрне һәм кулланучыларның башка мәгълүматын алты ай дәвамында сакларга мәҗбүр итә. Канун 2018 елның июлендә гамәлгә керәчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG