Accessibility links

Кайнар хәбәр

Игорь Изместьевның әнисеннән 700 мең доллар таләп итүдә гаепләнгән Левон Айрапетян колониядә вафат булган


Левон Айрапетян
Левон Айрапетян

Элегрәк "Башнефть" ширкәтен сатканда акча урлауларда һәм соңыннан Игорь Изместьев гаиләсеннән акча таләп итүдә гаепләнгән әрмән эшкуары һәм иганәче Левон Айрапетян Мордовия колониясендә вафат булган.

Айрапетянның үлеме турында Әрманстан тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Эшкуарда яман шеш һәм шикәр авырулары булган. Моңа карамастан, аны вакытыннан алда иреккә чыгарудан баш тартканнар, дип яза "Собеседник".

2016 елның апрелендә Левон Айрапетян Башкортстаннан элекке сенатор Игорь Изместьевның әнисеннән 700 мең доллар күләмендә акча таләп итүе өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Тикшерү версиясенә караганда, 2010 елның июненнән августына кадәр Айрапетян адвокат Сергей Антонов белән экс-сенаторның энисенә, 700 мең доллар түләсәгез, улыгызга йомшаграк карар чыгаруга ирешәчәкбез дип вәгъдә биргән.

Русия Баш прокуратурасы ачыклаганча, чынлыкта Айрапетянның мәхкәмә карарына тәэсир итү мөмкинлеге булмаган.

Моннан тыш, Левон Айрапетян "Башнефть" хиссәләрен сатканда акча урлауда да гаепләнгән иде. "Башнефть" хиссәләрен "Система" финанс корпорациясенә канунсыз сатуны һәм акчасын урлауны тикшерү өчен җинаять эше 2014 елның апрелендә ачылды. Әлеге эш кысаларында ширкәтнең элекке башлыгы Урал Рәхимов, эшкуар Левон Айрапетян һәм "Система" башлыгы Владимир Евтушенков тикшерелде.

Айрапетян 2014 елның 15 июлендә Монакадон кайтканда тоткарланды һәм 2015 елда иреккә чыгарылды. Арбитраж мәхкәмәсе карары белән "Система"га сатылган "Башнефть" хиссәләре тулысынча дәүләткә кайтарылды. Урал Рәхимовка гаепләү белдерелде, аны хәзер халыкара полиция эзли.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG