Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мадрид Каталония хакимиятен таратып вакытыннан алда сайлау билгеләде


Испан премьер-министры Мариано Рахой парламент утырышыннан соң журналистларга үзенең карарын аңлата, Мадрид, 27 октябрь 2017
Испан премьер-министры Мариано Рахой парламент утырышыннан соң журналистларга үзенең карарын аңлата, Мадрид, 27 октябрь 2017

Испан премьер-министры Мариано Рахой 21 декабрьгә Каталониядә вакытыннан алда сайлау билгеләнү турында белдерде.

Испания премьер-министры Мариано Рахой Каталония хөкүмәте һәм парламентының таратылуы һәм 21 декабрьгә Каталониядә вакытыннан алда сайлау билгеләнү турында белдерде. Бәйсезлек тарафдарлары исә шул ук көнне бәйсезлек игълан итәргә җыена.

Киләсе атнада Испаниянең баш прокуратурасы Каталония башлыгы Карлес Пучдемон фетнә оештыруда гаепләү белдерергә җыена. Бу турыда җомга көнне баш прокуратура вәкиле хәбәр итте. Испания кануннарында фетнә оештыруда гаепләнгән кешеләргә 30 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

27 октябрь җомга көнне Каталония парламенты Испаниядән аерылып чыгу турында резолюция кабул итте. 72 депутат уңай тавыш бирде, 10 каршы булды, икесе тавыш бирүдән тотылып калды.

Бер көн элек Каталония башлыгы Карлес Пучдемон вакытыннан алда сайлау уздырудан баш тартуын белдергән иде. Бу сайлауны уздыруны Мадрид таләп итте. Бәйсезлек турындагы декларациягә җавап итеп, Испания төбәктә турыдан-туры идарә кертү белән кисәтте.

1 октябрь Каталония мөстәкыйльлеге турында референдум узды. Төбәк җитәкчелеге белдерүенә караганда, анда катнашкан сайлаучыларның 90 проценты Каталониянең бәйсезлеге өчен тавыш биргән. Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония референдумын канунсыз дип атады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG