Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рособрнадзор Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуны тикшерүне тәмамлады


Русиянең мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгын "тел мәсьәләсенә кагылышлы" тикшерүләрен тәмамлаган. Нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.

Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сүзчесе Фәридә Ишморатова белдерде, дип яза "Казанский репортер".

"Тикшерү тәмамланды, ләкин әлегә бернинди дә белдерүләр ясамыйбыз", дигән Ишморатова.

Русия президенты йөкләмәсеннән соң Русия баш прокуратурасы һәм Рособрнадзор төбәкләрдәге мәктәпләрдә ана теленең ихтыяри укытылуын тикшерә башлады.

Татарстан җитәкчелеге, соңга калып булса да, "укытучыларга тияргә ярамый", дип рәсми позициясен белдерсә дә, тикшерүләрдән соң кайбер мәктәпләрдән татар теле укытучыларның эштән китәргә мәҗбүр булулары турында билгеле булды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG