Accessibility links

25 ноябрьдә дөньяның сигез илендә һәм Русиянең 20 төбәгендә "Татарча диактант" чарасы узачак. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачак.

Чараның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, дип белдерә оештыручылар. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. "Татарча диктант"ны Казакъстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Азәрбайҗанда да язачаклар.

Катнашучыларга татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек укылачак. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Чара узган һәр урында диктант текстын шунда яшәүче күренекле татарлар укыячак.

Казанда диктант язу Штаб креатив резиденциясендә, КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, КДМУның беренчее уку-укыту бинасында, Казан милли тикшеренү технология университетында оештырылачак. Диктант язуда катнашу өчен теркәлү кирәкми, 15 минут алдан килергә кирәк. Диктант язу иртәнге сәгать унда башлана.

Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгы оештыра.

Былтыр Русиядә "Татарча диктант" Русиянең тугыз шәһәрендә узган иде. Диктант язарга бер мең тирәсе кеше теркәлде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG