Accessibility links

Рамзан Кадыров Чечняда ун елдан артык җитәкчелек итә.

Рамзан Кадыров Чечня башлыгы вазифасыннан китү турында "хыяллануын" белдерде. "Кайчандыр минем кебекләр сугышу, тәртип урнаштыру өчен кирәк булгандыр, хәзер бездә тәртип, чәчәк атабыз. Үзгәрешләргә вакыт җитте дип саныйм", диде ул Русия телевидениесенә әңгәмәдә.

Кадыров Чечня башлыгы урынына берничә намзәте булуын әйтте, ләкин исемнәрне атамады.

Кадыров Чечняда 2007 елдан бирле җитәкчелек итә. Хокук яклаучылар аның дистәләгән җинаятькә, шул исәптән, Борис Немцов үтерелүгә, Русиянең оппозиция вәкилләре, Чечняда тәнкыйди карашта торучыларны, шулай ук ЛГТБ ативистларны эзәрлекләүгә катышы бар дип саный.

Кадыров элегрәк тә Чечня башлыгы вазифасыннан китәргә вакыт җитүен һәм ил җитәкчелегенә бу вазифага башка кеше табарга кирәклеге турында берничә тапкыр әйткән иде. Русия президенты Владимир Путин Кадыровның эшен "эффектив" дип бәяли.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG