Accessibility links

Татарстанды "Ачык хокук" оешмасы җитәкчесе Эльза Нисанбекова Ксения Собчакның Казандагы сайлау алды штабын җитәкләячәк. Якын араларда штаб та ачылачак.

"Ачык Русия" проектының Татарстандагы "Ачык хокук" оешмасы башлыгы Эльза Нисанбекова Ксения Собчакның сайлау алды штабын җитәкләячәк.

"Ксения Собчакның теркәлгән намзәт булу шанслары зур. Аның федерадь каналларда җәзалаулар, гаделсез хөкемнәр проблемнарын күтәрүе Казандагы штабын җитәкләү өчен этәргеч булды. "Ачык хокук" юристы буларак мин әлеге проблемнар белән таныш. Ксения Собчак - минем намзәт. Якын арада без штаб ачачакбыз", дигән Эльза Нисанбекова "Idel.Реалии"га.

Собчак Русия президенты вазифасына үз намзәтен чыгару турында октябрь уртасында хәбәр итте. Ул үзен "барысына да каршы" намзәт буларак күрсәтергә җыена.

Татар активистлары да аның яклавына өметләнә. Инициатив төркем татар телен яклауны сорап Ксения Собчакка ачык хат юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG