Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан Руслан Галиуллин җинаять эзәрлекләвеннән куркып Европа илләренең берсенә киткән.

"Артподготовка" хәрәкәте башлыгы Вячеслав Мальцевның Башкорстандагы тарафдары Руслан Галиуллин җинаять эзәрлекләвеннән куркып Русиядән китәргә мәҗбүр булган. ОВД-Инфога Галиуллин үзе әйтүенчә, ул Европаның бер иленә киткән.

Галиуллин экстремизмда шикләнелеп ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан 4 ноябрь көнне тоткарланды. Соңрак аны читкә чыкмау шарты белән сак астыннан азат иттеләр. Галиуллинның Мальцев телеграмына язылуын хокук бозу буларак бәяләгәннәр.

Казаннан "Артподготовка" тарафдары Олег Деткин социаль челтәрләрдә экстремизмда гаепләнеп сак астында тотыла.

"Артподготовка" хәрәкәтен Мальцев 2011 елда төзегән иде. Хәрәкәтнең максаты дип ул 2017 елның 5 ноябренә билгеләнгән инкыйлаб оештыруны атады. "Артподготовканың" иң популяр шигаре - "Көтмибез, ә әзерләнәбез".

Июльдә Вячеслав Мальцев Русиядән китте. Соңрак аңа сепаратизмга чакыру һәм экстремистик берләшмә оештыру гаепләүләре нигезендә җинаять эше ачылды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG