Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль көнне Казанда коммунистларның ике митингы узачак. Аның берсен КПРФның Татарстан бүлекчәсе, икенчесен “Русия коммунистлары” партиясе оештыра.

КПРФның Татарстан бүлекчәсе 23 февраль көнне Казанда митинг уздырачак. Казан башкарма комитеты аны Мулланур Вахитов һәйкәле янында уздыруга рөхсәт биргән.

Ул 18 мартта узачак Русия президентын сайлау һәм Совет армиясе һәм хәрби-диңгез флотының йөз еллыгына багышлана.

Шулай ук 23 февральдә “Русия коммунистлары” партиясе митингы үтәчәк. Ул Татарстанда тузган торакта яшәүчеләр, “Кварт” заводы тулай торагында яшәүчеләр проблемнарына һәм Кызыл армия белән флотның йөз еллыгына багышлана.

XS
SM
MD
LG