Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Илнар Һидиятов билгеләнде


Илнар Һидиятов

Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Илнар Һидиятов билгеләнде. Моңа кадәр ул идарәдә җитәкче урынбасары булып эшләгән иде.

"Без читтән "варяглар" эзләмәдек. Безнең иң зур байлыгыбыз - мәгариф идарәсендәге коллектив, иң яхшы коллектив", дип китерә Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинның сүзләрен мэриянең матбугат хезмәте.

Һидиятов 2010 елдан бирле шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булды. 2001-2006 елларда ул 2нче санлы Казан лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытты. 2008 елда Мәскәү районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, 2007 елда Казан башкарма комитетында милли мәгариф секторы мөдире булды.

Казан шәһәренең мәгариф бүлегенең элекке җитәкчесе Илсур Һадиуллин 2017 ел ахырында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары итеп билгенләнгән иде.

XS
SM
MD
LG