Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Русияне террорчылыкка ярдәм итүче илләр исемлегенә кертергә тәкъдим итәләр


Сенатор Роберт Менендес
Сенатор Роберт Менендес

Демократ сенатор Роберт Менендес АКШ президенты Дональд Трампны Русияне террорчылыкка ярдәм итүче илләр исемлегенә кертү мәсьәләсен карарга чакырды. Бу Сергей Скрипальне агулау белән бәйле, диде.

Сенатның тышкы эшләр комитеты әгъзасы Менендес фикеренчә, химик корал куллануны тыю килешүен бозган өчен Русиягә карата АКШ чикләүләр кертергә тиеш дип яза The Washington Examiner.

Сенатор сүзләренчә, Русиядә уйлап табылган "Новичок" матдәсе белән Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулауга бәйле АКШ Британиягә теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Ул Трампны Русия тудырган куркынычны танырга чакыра.

Сишәмбе АКШ президенты Дональд Трамп һәм Британия премьер-министры Тереза Мэй "Скрипаль эше" турында телефоннан сөйләште. Ике җитәкче дә агулау матдәсен кулланучылар җәза алырга тиеш дигән фикердә тора. Politico язуынча, Трамп белән Мэй сөйләшүендә Русия телгән алынмаган.

12 мартта Британия премьер-министры Тереза Мэй Скрипальне һәм аның кызын агулау өчен зур ихтимал белән Русия җаваплы дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Скрипаль һәм аның кызы Юлия Русиянең хәрби ширкәтләрендә җитештерелә торган матдә төрендәге агу белән агуланган.

66 яшьлек элекке күзләү офицеры Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. Алар хастаханәдә мәрткә киткән хәлдә ята.

XS
SM
MD
LG