Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты Путинның Кырымга баруын тәнкыйть итте


Сара Сандерс
Сара Сандерс

АКШ дәүләт департаменты Кырым аннексиясенең дүрт еллыгы уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды һәм анда Путинның ярымутарга баруы да кискен тәнкыйть ителде.

Дәүләт департаменты вәкиле Сара Сандерс сүзләренчә, Русия президенты үзенең гамәлләре белән "Украина җирләренә дәгъва итүен раслады һәм Русия хөкүмәтенең халыкара тәртипләрне санга сукмавын һәм башка дәүләтләрнең бербөтенлеген хөрмәт итмәүне күрсәтте".

Дәүләт департаменты шулай ук Русия Кырымны Украинага кайтармыйча, АКШ Мәскәүдән чикләүләрне алмаячак дип кабатлады. "2014 елгы Кырым референдумы канунсыз булды, Кырымның Русиягә кушылуы Русия гаскәрләре басымы астында барды" диелә.

Русиянең Вашингтондагы илчелеге әлеге мөрәҗәгатьне "ялган гаепләүләр" дип атады.

14 мартта Путин Кырымга килде. Аңа кадәр ул Краснодар өлкәсендә булып, Кырымга салынган яңа күперне карады. Күпердә хәрәкәт быел май аенда ачылырга мөмкин дип белдерде.

Украина президенты Петр Порошенко Владмир Путинның ярымутрауга килүен провокация дип атады. "Без бик куркыныч провокация күрәбез. Русия президенты Путин сайлау алдыннан оккупацияләнгән төбәккә, Акмәчет һәм Акъярга килде", диде Порошенко.

XS
SM
MD
LG