Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта йөзләрчә мең кеше корал сатуга контрольне көчәйтү таләбе белән йөрешкә чыкты


Күп меңләгән кеше катнашында йөрешләр Кушма Штатлар башкаласы Вашингтонда һәм бүтән шәһәрләрдә, шулай ук чит илләрдә дә үтте.

АКШ башкаласы Вашингтонда 300 меңнән артык кеше корал сату һәм йөртүгә контрольне көчәйтү таләбе йөрешкә чыкты.

Күзәтүчеләр Вашингтон чарасын Вьетнамда сугышка каршы протестлардан соң күп санлы яшьләр катнашкан иң зур йөреш дип белдерә. Чарада катнашучыларның күпчелеге мәктәп укучылары һәм студентлар иде. Вашингтон чарасында башка штатлардан автобуслар белән килгәннәр дә булды. "Йөрешебез тормышыбыз өчен" бу чараның шигаре иде.

Быел 14 февраль Паркленд шәһәрендәге урта мәктәптә 17 кешене үтерү әлеге чарага этәргеч бирде. Элек бу мәктәптә укыган 19 яшьлек үсмер ут ачты. Парклендтагы Marjory Stoneman Douglas мәктәбе укучылары коралны контрольгә алу кампаниясенең башында торды дип хәбәр итә "Америка авазы". Сораштыру күрсәткәнчә, бу кампания җәмәгатьчелек фикеренә уңай тәэсир итә, корал сату һәм йөртүгә контрольне көчәйтүне хуплаучылар арта.

XS
SM
MD
LG