Accessibility links

Башкортстан прокуратурасы "Орда" оешмасының ике бүлеген япкан


Башкортстан прокуратурасы Уфада һәм Абзаковода "Орда" дини оешмасының бүлекләрен ябу турында карар чыгарды. Оешма әгъзалары Белорет районында хосусый йортта һәм Уфаның Октябр районындагы фатирда эшчәнлек алып барган.

"Бу оешма Казакъстанда 2009 елда тыелган "Ата Жолы" дини агым тәгълиматларын тараткан. Хәрәкәт тарафдарлары кешеләрдә авырулар табып, аларны 10-30 сеанс эчендә могҗиза белән дәвалау вәгъдә иткән. Моның өчен авырулар акча түләгән", диелә Башкортстан прокуратурасы хәбәрендә.

Дәвалау дигәндә "изге су" эчертү, төтен җибәрү, камчылау ысуллары кулланылган. Авыруларга табибларга мөрәҗәгать итмәскә, дарулар эчмәскә кушылган. Белгечләр ачыклавынча, кайбер йолаларны башкарганда кешеләрне транс хәленә керткәннәр, куркытканнар. Бу кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин диелә.

"Орда" эшчәнлеге Русиянең кайбер төбәкләрендә тыелган.

XS
SM
MD
LG