Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен татар яшьләре җыены ябык ишекләр артында уза?


Керәшен татар яшьләре
Керәшен татар яшьләре

Керәшен татар яшьләре форумына 100дән артык вәкил җыелган. Азатлык хәбәрчесе җыенга кертелмәгән.

12-15 апрель көннәрендә Казанның Петровский бистәсендә IV керәшен яшьләре форумы уза. Анда Русиянең кайбер төбәкләре һәм Татарстаннан 100дән артык вәкил катнаша. Форумны Республика керәшен иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Чарада фикер алышулар, мастер-класслар, фильмнар карау, Казан буйлап сәяхәт, Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле концертын карау каралган. Иртәгә нәтиҗә ясау документлары кабул ителәчәк.

Бүген форум кысаларында керәшен тарихы һәм катнаш гаиләләр турында сөйләшү уза. Азатлык хәбәрчесе керәшен татар яшьләре белән аралашып, чарадан репортаж һәм видеоязма ясарга теләгән иде, әмма Республика керәшен иҗтимагый оешмасы вәкиле Людмила Белоусова аны чарага кертүдән баш тарткан. Башта ул аккредитация узмауны әйткән, әмма чарага аккредитация кирәклеге турында бер сүз дә булмауны белгерткәч, Азатлык хәбәрчесен форумга кертергә теләмәүне бәян иткән.

Белоусовага Азатлык хәбәрчесенең узган ел октябрьдә узган чарадан биргән язмасы ошамаган. Элегрәк Белоусова Азатлыкның керәшеннәр дип түгел, ә "керәшен татарлары" дип язуы канәгатьләндермәгәнен әйткән иде.

Русиякүләм керәшен татар яшьләре форумы тугызынчы тапкыр үткәрелә.

XS
SM
MD
LG