Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты милли телләрне ихтыярига калдыруга каршы Думага мөрәҗәгать кабул итте


Дәүләт шурасы утырышы, 25 апрель 2018

Татарстан Дәүләт шурасы милли телләрне мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесенә каршы Русия думасына, республикалар парламентларына мөрәҗәгать кабул итте.

25 апрель Тататарстан Дәүләт шурасы утырышында Русиядә республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру мәсьәләсе тикшерелде.

Дәүләт шурасы республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесенә каршы Русия думасына, аның җитәкчесе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать кабул итте. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге мөрәҗәгать рәсми матбугатта басылачак һәм республикалар парламентларына да җибәреләчәк. Мөрәҗәгатьне 80 депутат хуплап тавыш бирде.

Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев утырышта: "Әлеге канун өлгесен тормышка ашыру хәзерге балансны бозуга, мәктәпләрдә туган телләрне укытуны әкренләп киметү, ә киләчәктә бөтенләй юкка чыгаруга китерәчәк", дип белдерде.

Дәүләт шурасы депутаты Дмитрий Самаренкин: "Соңгы ике атнада миңа бик күп чуаш халкы вәкилләре мөрәҗәгать итә, алар бу канун өлгесенә бик борчыла, туган телләрнең киләчәге хакында кайгыра. Халык бу канун өлгесенең чын максатларын аңлады, ул табигате белән җимергеч һәм кешелексез", диде.

10 апрель Русия думасындагы алты депутатның парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертүе билгеле булды. Белем бирү ата-аналары теләге белән генә булырга, милли телләрне укыту Русиянең дәүләт телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел диелә әлеге өлгедә.

Русия президенты Владимир Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап ата-аналар петициягә имза җыя. 25 апрель иртәсенә петецияне дүрт меңгә якын кеше имзалаган. Әлеге имзалар дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләр юлларга нигез булып торачак.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә татар телен ихтыяри укытуга күчерү татарлар белән урыслар арасында каршылык чыгарды дип, Русия думасына кертелгән өлгене тәнкыйтьләгән иде.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге Русия президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Активистлар милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен тәнкыйтьләде. Дөнья татар конгрессы, Кабарда-Балкар республикасының фән һәм мәдәният эшлеклеләре федераль җитәкчелеккә мәктәпләрдә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен кире кагуны сорап мөрәҗәгать итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG