Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәршәмбе, 9 майда Русия шәһәрләрендә Җиңү көне тантаналары уза. Мәскәүдә хәрби техника һәм авиация катнашында хәрби парад узды.

Мәскәүдәге хәрби парадта берничә яңа корал күрсәтелде. Анда шулай ук Росгвардия һәм Сүриядәге хәрби чараларга җәлеп ителгән хәрби полиция бүлекләре дә катнашты.

Быелгы парадка кунак булып Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху һәм Сербия президенты Александар Вучич та килде.

Бүген Русиянең күп кенә шәһәрләрендә елдагыча "Үлемсез полк" исемле урам йөреше уза. Анда катнашучылар Икенче дөнья сугышында катнашкан туганнарының сурәтләрен күтәреп чыга. Узган елдагы йөрешләрдә Азатлык уздырган сораштырулар арада бу чарага чыгарга мәҗбүр ителгәннәр һәм кем сурәтен тотканлыкларын белмәүчеләр дә күп булуын күрсәтте.

1945 елның 9 маенда Казан вакыты белән 01:01-дә наци Германиясе җиңелү турында акт имзалаган. Шуның белән Икенче дөнья сугышының Европадагы өлеше тәмамланган. Соңгы исәпләүләргә караганда, ул сугышта 50 миллионнан артык кеше һәлак булган, шуларның 27 миллионы Совет берлеге ватандашлары.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG