Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру заводына каршы митинг үтте


Чүп яндыру заводына каршы митинг. Бизнес Online фотосы
Чүп яндыру заводына каршы митинг. Бизнес Online фотосы

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты каршында үткән митингта 641 кеше катнашкан.

Чүп яндыру заводына каршылар Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты каршына җыелды дип хәбәр итә Бизнес Online. Митингта 641 кеше катнашкан.

Казан хакимиятләре белән килештерелгән митингка килгәннәрнең кулларында "Калдыкларны яндыру – экологик акылсызлык", "Чүп яндыру – калдыкларны күмүне хәл итә алмый" һәм башка язулар иде.

Митингта чүп яндыру заводы кирәк, әмма башка урында дип белдереп оештыручылар янына килгән кешене кайтарып җибәрделәр дип яза Казанский репортер.

Хакимиятләрнең Казанның Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзергә җыенуы билгеле булгач бу корылмага каршы әледән-әле протест чаралары үтеп тора.

Осиново, Залесный бистәләрендә яшәүчеләр янәшәдә экологиягә тискәре йогынты ясаучы ширкәтләр болай да күп, чүп яндыру корылмасы да төзелсә, хәлләр тагын да начарланачак ди.

XS
SM
MD
LG