Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләрне ихтыярига калдыруны яклаучылар "түгәрәк өстәл"не билгесез вакытка кичектерергә булды


Русия җәмәгать пулаты бинасы
Русия җәмәгать пулаты бинасы

Русиянең җәмгать пулатында туган телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесен яклап "түгәрәк өстәл" узарга тиеш иде. Әмма оештыручылар бу чараны кичектерергә булган.

"Түгәрәк өстәл"нең модераторы – Югары икътисад мәктәбе профессоры, Җәмәгать пулатының милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу белән шөгыльләнүче комиссиясе рәисе Иосиф Дискин кул куйган хатта "4нче июньгә планлаштырылган, Русия ватандашларының туган телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен ихтыярый өйрәнүгә хокукларының үтәлешенә багышланган "түгәрәк өстәл" соңгарак вакытка күчерелә", - диелгән.

Чараны күчерү сәбәпләре турында хатта әйтелмәгән, ләкин туган телләрне кысырыклаучы канунга каршы төшүчеләр "түгәрәк өстәл" аның тирәсендә купкан шау-шу аркасында күчерелгәндер, дип фаразлый. Канун өлгесенә каршы булган Русия милли республикалары вәкилләре "түгәрәк өстәл"гә күпләп теркәлә башлаганнар. Кайсылары Мәскәүгә билетлар да алырга өлгергән.

Иосиф Дискин элегрәк Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуга каршы булуын әйткән иде. Русия җәмәгать пулаты сайтында чыккан әңгәмәсендә туган телләрне мәктәптә мәҗбүри укытуны таләп итү – халыкны алдау, сәясәт белән уйнау дип атады. Аның фикеренчә, мәгариф турындагы канунга төзәтмәләр кертү балаларны кирәге булмаган телне өйрәнүдән коткару максатыннан эшләнә.

Чара нәтиҗәләре нигезендә укучыларның белем алу телен сайлау хокукын тәэмин итү өлкәсендә тәкъдимнәр дә әзерләнергә тиеш иде.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" узды. Аның нәтиҗәсендә туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG