Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ медиасы матбугат иреген яклап Трамп тәнкыйтенә каршы язмалар чыгарды


Boston Globe газеты
Boston Globe газеты

16 август АКШның 330дан артык басмасы Дональд Трампның медиага карата тәнкыйтьләренә каршы һәм матбугат иреген яклап язмалар чыгарды.

Әлеге чараны Boston Globe газеты башлап җибәрде. Соңрак аңа The New York Times, The Daily Telegraph һәм The News and Tribune кебек зур басмалар да, Америка штатларында чыгып килүче кечерәк газетлар да кушылды. Исемлектә 2016 елда Трамп җиңеп чыккан штат газетлары да бар.

The Boston Globe сайтындагы мәкаләдә Трамп "бәйсез матбугатка даими һөҗүм" итүдә гаепләнә.

"Американың бөеклеге матбугат иреклегенә бәйле. Матбугатны "халык дошманы" дип атау американча түгел һәм дә җәмгыять өчен куркыныч", диелә белдерүдә.

2017 елда президентлыкка килгәч тә Трамп кайбер матбугат чараларын фейк (тикшерелмәгән) яңалыклар чыгаруда гаепләде. Бу бигрәк тә Русиянең 2016 елда Америка президентын сайлауга тыкышыну ихтималы темасына кагылды.

Русия президенты Владимир Путин белән июльдәге очрашудан соң Трамп медиага карата яңа тәнкыйть яудырды. АКШ президенты фикеренчә, матбугат чаралары АКШ белән Русия арасындагы каршылыкны көтеп кенә тора.

XS
SM
MD
LG