Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның Херсон өлкәсендәге бер авылында кырымтатар сыйныфы ачылды


Сыйныф ачылышында

Украинаның Херсон өлкәсе Рыково авылындагы мәктәпнең бер сыйныфында кырымтатар телендә белем алачаклар. Яңа сыйныф 3 сентябрьдә ачылды.

Кырымтатар телендә укытуны ата-аналар сораган. Моннан тыш, Кырымтатар мәҗлесе, Дөнья кырымтатар конгрессы һәм Төркиядәге кырымтатар диаспорасы вәкилләре ярдәм иткән дип яза Крым.Реалии.

Быел беренче сыйныфка килгән 53 укучының 11е кырымтатар телендә белем алачак диелә.

Сыйныф эшчәнлеге тантаналы төстә башланды. Укучылар милли баш киемнәре һәм милли тамгалы күбәләкләрдән килгән иде.

Тантаналы чарадан соң Мәҗлеснең Херсон өлкәсендәге вәкиллеге башлыгы Абмеджит Сулейманов һәм Генически районы башлыгы урынбасары Гөлнара Бекирова кырымтатар сыйныфында беренче дәресне карады.

2017 елда Херсон өлкәсенең Новоалексеевски авылында кырымтатар мәктәбе ачылды.

Җирле мәҗлес мәгълүматларына караганда, өлкәдә 10 меңнән артык кырымтатар яши. Аларның иң күбе Геничски районында урнашкан.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG