Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади җинаятьләр өчен хөкем ителүчеләр аерым утырачак


Җәзаларны гамәлгә кую хезмәте идарәсе (УФСИН) колонияләрдә алар өчен аерым блоклар булдырырга җыена.

Икътисади җинаятьләр өчен хөкем ителүчеләр җинаять маддәләре нигезендә хөкем ителүчеләрдән аерым утырачаклар. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумында чыгыш ясаганда бизнес-омбудсмен Борис Титов белдерде.

Титов сүзләренчә, ул УФСИНга икътисади маддәләр нигезендә хөкем ителүчеләр өчен аерым колонияләр булдыру мөрәҗәгате белән чыккан. Бер төрмәдә "бер төрле менталитетлы" кешеләр утырырга тиеш дип саный бизнес-омбудсмен.

Әмма УФСИН аерым колонияләр булдыру өчен күп инвестицияләр таләп ителә дип белдергән һәм төрмәләрдә аерым блоклар булдыру карары кабул ителгән.

Февраль башында Борис Титов Лондонда Русиядән киткән бизнесменнар белән очрашты. Эшлекле очрашудан соң омбудсмен президент Владимир Путинга 16 эшмәкәр исемлеген тапшырды. Әгәр Русия аларга карата җинаять эзәрлекләвен туктатса, бизнесменнар илгә кайтарга риза дип белдерде ул.

Бу хәлдән соң Русия хакимияте эшмәкәрләр Леонид Кураев, Сергей Капчук һәм Дмитрий Паньковны халыкара эзләүне туктатты.

XS
SM
MD
LG