Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Сенцовны яклап чара уздыручыларны полиция тоткарлаган


Тоткарланган Татьяна Шапиро һәм Гаяне Петросянны "Китай-город" полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Мәскәүдә Манеж мәйданында полиция Татьяна Шапиро һәм Гаяне Петросянны тоткарлаган. Алар Украина режиссеры Олег Сенцовны яклап чиратлашып ялгыз пикетта басып торганнар. Бу хакта "ОВД-Инфо" порталы хәбәр итә.

Полиция аларны тоткарлауны активистларның пикетны Русия президенты резиденциясе янында оештыру белән аңлата дип яза "ОВД-Инфо". Чара исә Дәүләт тарихи музее янында узган.

Русиядә террорчылыкта гаепләнеп 20 елга хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцов Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итеп 14 майдан бирле ачлык тота.

XS
SM
MD
LG