Accessibility links

Мордовиядә татар мифологиясе фестивале узды


Чарага чакыру
Чарага чакыру

15 сентябрь Мордовиянең Татар Пишлә авылында татар мифологиясе фестивале оештырылды. Берничә йөз кеше катнашкан чараны Мордовия һәм Ямал татар яшьләренең иҗади берләшмәсе оештырды.

Татар яшьләре оештырган фестиваль барышында төрле мәйданчыклар эшләп килде. Уеннар формасында мифология каһарманнары белән таныштырдылар, квест-уен оешытырылды, акцияләр һәм уеннар урын алды. Моннан тыш татар, хәләл ризыклары белән сыйлану мөмкинлеге дә булды. Татар мифлары турында оештыручылар берничә атна дәвамында интернетта да сөйләп килде.

Оештыручылар сүзләренчә, чарада 300-350ләп кеше катнашкан. "Көне уңышсызрак, чөнки Русиякүләм өмә чарасы иде. Шуңа безгә килергә теләгән бөтен кеше дә фестивальдә катнаша алмады. Шулай да, чара яхшы узды дип әйтер идем", диде Азатлыкка фестивальне оештыручы Тимур Чугунов.

Error rendering VK.

Аның сүзләренчә, чара татарларда үз мәдәниятләренә кызыксыну уяту максатыннан оештырылган.

"Төп максат – кешеләрнең күңелләрендә татарлыкны уяту. Халыкка аның татар булуын хәтерләтеп тел, мәдәният, әкиятләрнең әһәмиятен аңлатырга. Олы буын вәкилләре балалар-яшьләргә татар әкиятләре, мифологиясен сөйләсен дип теләдек, шулай итеп татар мәдәнияте белән кызыксынуга этәргеч булсын", диде Чугунов.

Катнашучылар чараны нык ошатты, аларга тансык булды, ди ул. "Татарның бай мәдәнияте, тарихы, мифологиясенә игътибар уяту максатына ирештек дип саныйм. 10 кешенең берсе генә булса да моның турында уйланса - чара уңышлы булды дигән сүз", дип сөйләде Тимур Чугунов.

XS
SM
MD
LG