Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия сайлауларының көтелмәгән нәтиҗәсе Татарстанга да сабак"


Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы җыен, 22 июнь 2018
Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы җыен, 22 июнь 2018

Узган якшәмбе Владимир һәм Хабаровски төбәкләрендә губернатор сайлауда оппозиция намзәтләре җиңде. Тиздән Татарстанда да парламент, аннары президент сайлаулары көтелә. Хакимият намзәтләренә каршы тавыш бирү Татарстанда да мөмкинме? Шул хакта сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек.

2019 елда Татарстанда парламент сайлау, ә 2020 елда – президент сайлау уза. Хабаровски крае һәм Владимир өлкәсендә губернатор сайлауда ЛДПР фиркасе намзәтләре җиңүе башкаларга да кисәтү кебек кабул ителә. Сайлауларда "Бердәм Русия" фиркасе намзәтләренә 80-85 процент тавыш биреп килгән Татарстанда халык кесәдән булса да хакимияткә йодрык күрсәтеп каршы тавыш бирә аламы? Бу хакта сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек.

— Владимир өлкәсендә сайлауның икенче турында ЛДПР намзәте Владимир Сипягин 57% тавыш җыйды. "Бердәм Русия" намзәте, моңа кадәр төбәк башлыгы булып эшләгән Светлана Орловага 37,5% тавыш бирелгән. Хабаровски краенда да көтелмгән хәл – ЛДПР вәкиле Сергей Фургал 70% тавыш җыйды. Нинди нәтиҗәләр ясап була?

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Бу – системлы кризис күренеше. Кешеләр ЛДПРны яклаганга, аларның сәяси алымнарын хуплаганда тавыш бирмәде. Бу – "Бердәм Русия" фиркасенә каршы стихияле тавыш бирү булды. Барысы да ЛДПР ни, КПРФ ни хакимият курчаклары икәнен аңлый, белә бит. Алар мәйданга чыга алмыйча да бүгенге хакимият турында нинди фикердә булганын ачык күрсәтә алды. Кешеләр дәшми, әмма кесәдә йодрык төйнәп торалар. Алар үзләрен ахмакка санаудан туя башлады. Бу – протест тавыш бирү булды. "Бердәм Русия"гә, хакимият кешесенә зур "сәлам".

Әйтергә кирәк, Ерак көнчыгыш төбәкләрендә каршылык күрсәтү гайре табигый дип әйтеп булмый. 1990нчы елларда Мәскәү белән катлаулы мөнәсәбәтләр иде. Алар һәрвакыт үзен аерым конфедератив төбәк итеп хис итте, кешеләрнең менталитеты башка, икътисади, сәяси вазгыять федераль үзәк күзләвеннән аерыла. Бу – зур аерым төбәк. Менә Владимир өлкәсендәге каршылыклы сайлаулар, чыннан да, көтелмәгәнрәк хәл иде. Ул Мәскәүгә якын, күрше төбәк. Хакимият өчен алар Мәскәүнең бер агломерациясе кебек кабул ителә иде. Юк икән. Губернатор булып эшләгән Светлана Орлованың халык арасында популярлыгы түбән иде, анда хәтта сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко да үз намзәтен чыгарды, әмма аны катнаштырмадылар. ЛДПР кешесе техник намзәт иде. Ул Русиядә демократия, сайлау иреклеге бар дигәнне күрсәтер өчен кирәк иде. Ә халык тотты да аңа тавыш бирде. Шул рәвешле кешеләр хакимияткә ризасызлыгын белдерде.

Пассив булган урта буын кешеләре үз сүзен мәйданда кычкырып түгел, ә хакимияткә ошамаслык итеп сайлауда тавыш бирде

Мәскәү пошаманга калды дип уйлыйм. Бу вакыйгалар 2011 елдагы вакыйгаларны яңартырга мөмкин. Исегездә булса, ул вакытта "Бердәм Русия" күп төбәкләрдә җиңелде, халык урамга чыкты. Бу юлы да 9 сентябрьдә Алексей Навальный тарафдарлары урамга чыкты, алар арасында яшьләр күп иде. Аларга ул вакытта өлкәннәр кушылмаган булса, пассив булган урта буын кешеләре үз сүзен мәйданда кычкырмыйча хакимияткә ошамаслык итеп сайлауда тавыш бирде.

Бу очракта Владир Путинның абруе – тагын бер зур мәсьәлә. Төбәкләрдәге сайлаулар алдыннан ул губенаторлар белән очрашты, аларның дәрәҗәсен шул рәвешле күтәрергә тырышты. Мәскәү Кремле сезне хуплый, ярдәм күрсәтә дигәнгә ишарә иде. Ул үз дәрәҗәсе белән бүлеште, әмма бу ярдәм итмәде. Димәк аның да халык арасында популяр булуы – ялган. Пенсия реформасы канунлаштырылса, шау-шу килеп чыгарга мөмкин. Хакимият өчен бу авыр бер сынау. Тормыш начарлана, халыкта акча юк, чикләүләр арта, социаль проблемнар хәл ителми. Иҗимагый депрессия күзәтелә, кешеләр киләчәк турында уйламый, бүген өчен кайгыра. Бу – системлы кризис.

— Мәскәү пошаманга калды дидегез. Telegram каналларында кем гаепле дигән сорау куелды, Сергей Кириенко исеме еш телгә алынды. Административ нәтиҗәләр ясалырмы, җәзасын кем күрергә мөмкин?

Мәскәү тагын да кеше иреклеген тыя башлаячак

— Русия президенты Владимир Путиннан җаваплылыкны алу өчен берәүләр таякның авыр ягын Сергей Кириенкога төшерә, икенчеләр төбәк губернаторлары үзләре гаепле дигән тезисны алга сөрә. Кем генә гаепле булмасын, кара тап Путинга гына төшмәсен дигән тырышлык сизелә. Имеш, Русия президентының моңа катнашы юк. Әмма бу аның да зур хатасы. Җәзаның иң ачысын кем татыр – әйтүе кыен. Русия президентының вәкаләтле вәкиле урынбасарлары эштән алынырга мөмкин. Әмма бу системлы кризисны туктата алмаячак. Сәяси механизмнар буларак Мәскәү тагы да кеше иреклеген тыя башлаячак. Алар мантыйгы нигезендә ирек бирү проблемны хәл итми. Без аларга баш исәк, вазгыять хакимият теләгәнчә бармаячак дип курка алар. Аларга үз сценарийлары кадерле.

2004 елда Беслан вакыйгыларыннан соң губернаторларны сайлауны тыйдылар, бу тагын кире кайтырга мөмкин. Сайлау берни бирми, хакимияткә җавапсыз, берни белмәгән сәясәтчеләр килергә мөмкин, бу кризис тудырачак дигән сәбәпләр уйлап табачаклар. Парламент сайлауларын гына калдырырга мөмкиннәр. Әмма анысы да артык иреклек дип санап аны да тыю ягын карый алалар.

— Бу сайлау нәтиҗәләре Татарстанга, Башкортстанга нинди сабак була ала? Киләсе елда Татарстан парламенты депутатларының вәкаләтләре тәмамлана, яңаларын сайларга кирәк булачак. 2020 елда Татарстан президенты өчен тавыш биреләчәк.

— Барысы да ал да гөл булачак дип берсе дә фаразлый алмый. Каршылык була ала. Әйе, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның рейтингы әлегә югары, әмма бу берни дә аңлатмый. Республика хакимияте сәяси кырны нык контрольдә тотты, әмма, күргәнебезчә, бар нәрсә кинәт үзгәрә ала. Кешеләр "Бердәм Русия" фиркасеннән чыккан намзәтләргә каршылык күрсәтергә дә мөмкин. Туйдык, арадык, җитте дип тә әйтә алалар. КПРФ кешеләре күп тавыш җыя ала.

Каршылык күрсәтү сәбәпләре дә арта

ЛДПР бездә популяр булмады, әмма КПРФ, "Гадел Русия" кешесе чыкса, хакимиятләр борчылыр дип уйлыйм. Бәйсез намзәтләр дә күп тавыш җыярга мөмкин. Ләкин аларны теркәмәс өчен бөтен механизмнарны кулланырлар дип уйлыйм. Мәсәлән, татарлар дәүләт теле мәсьәләсе уңай хәл ителмәде дип саный, аларның хакимияткә үпкәсе зур, чүп яндыру заводы төзелешенә дә халык каршы, ягъни каршылык күрсәтү сәбәпләре дә арта. Кешеләрнең хисләре ташый, алар ул энергияне каядыр чыгарырга тиеш бит. Ул парны йә урам җыенында катнашып чыгара, йә сайлауда үз сүзен әйтә. Татарстан хакимияте кимендә ныклап уйланырга мәҗбүр. Юкка гына еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов халык сүзенә колак салырга, дөрес мәгълүмат таратырга сорамады, оператив җавап бирергә кирәк дип министрлыкларны кисәтмәде.

Сулчылар идеясе Идел-Урал төбәкләрендә әллә ни популяр булмады. Әмма сәяси кризис вакытында аларның рейтингы күтәрелә. КПРФ уң як та, сулчы да түгел, алар империализм, рус милләтчелеге, провославие идеяләренә кереп батты. Чиста сулчы фиркаләргә халыкта ихтыяҗ бар. Аерым фиркаләр, сәясәтчеләр барлыкка килерме – белмим. Әмма бу – перспективалы юнәлеш, чөнки халык радикаль патриотик идеяләрдән туйды. Новороссия дип, башка илләр белән каршылыкка кереп талашып яшәүдән, геосәясәттән, пропагандадан арыды. Бүген икътисад, социаль проблемнар алга чыга, кешенең үз мәнфәгате.

XS
SM
MD
LG