22 сентябрь Казанда КПРФ оештырган митингка, "Idel.Реалии" хәбәрчесе мәгълүматына күрә, 400ләп кеше чыккан. Оештыручылар үзләре 500-600 кеше катнашты дип белдерә.
Чараны оештыруда КПРФтан кала "Русия өмете" хатын-кызлар хәрәкәте һәм Русиянең сивиль авиация һөнәр берлеге катнашкан диелә.
Чарада Русиянең пенсия реформасына каршы имзалар җыю оештырылды. Чыгыш ясаучылар шулай ук ягулык бәяләре һәм салымнар артуга ризасызлык белдерде.
Коммунистлар оештырган һәр чарадагыча Медведев хөкүмәтен урыныннан алу таләбе куелды. Моннан тыш "Бердәм Русия" фиркасенә нәфрәт белдерелде, Приморьеда узган сайлаудагы хәрәмләшүләрне тикшерү һәм пенсия яшен арттыру турында референдум үткәрү таләп ителде.
Казанда 9 сентябрь көнне дә пенсия яшен арттыруга каршы урам җыены узган иде. Хакимият белән килештерелмәгән чара Казан Кирмәненә таба йөрешкә әверелде. Протест белдерүчеләрне куып таратуга махсус көчләр җәлеп ителде, 20дән артык кеше тоткарланды, аларга төрле күләмдә штрафлар салынды.
24 сентябрь Русия думасы пенсия яшен арттыру турында канун өлгесен икенче укылышта тикшерә.