Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" "кибердружиналар" турында канун өлгесе әзерләгән


Канун кабул ителгән очракта, "кибердружиналар" тәртип саклау оешмалары белән берлектә интернетта тыелган мәгълүмат эзләячәк.

Русия думасының "Бердәм Русия" фракциясе депутатлары "кибердружиналарның" хокукый статусы турында канун өлгесе әзерләгән. Алар тәртип саклау оешмалары белән берлектә интернетта тыелган мәгълүмат эзләргә тиеш. Бу хакта РИА Новости яза.

Документ авторлары "кибердружиналарны" иҗтимагый оешма буларак теркәргә һәм аңа 18 яшьтән өлкән кешеләрне алырга тәкъдим итә. Моннан тыш, алар үз эшләре турында Роскомнадзорга да белдертергә тиеш булачак. Депутатлар фикеренчә, "кибердружиналар" белән прокуратура, тикшерү комитеты һәм түрәләр хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Канун өлгесе авторларының берсе Олег Быков документ интернетта сүз иреген чикләүгә юнәлмәгән дип белдерә.

Канун өлгесен "Бердәм Русия" фракциясенең координация шурасы һәм профильле дәүләт оешмалары хуплаган очракта, ул Русия думасына кертеләчәк.

Freedom House Русияне ирексез интернет илләре исемлегенә кертте. Русия быел 65 ил арасында 53нче урында. Узган ел белән чагыштырганда, ул ике урынга аска төшкән.

XS
SM
MD
LG