Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда фин телен укытучы мәктәпне саклап калу өчен көрәш бара


204нче мәктәп

Петербурның 204нче санлы мәктәбен бетереп, бинасын тикшерү комитетының Кадет корпусына бирергә телиләр. Бу – Русия мәгариф системында фин теле чит тел буларак укытыла торган бердәнбер мәктәп.

Мәктәпне саклап калу өчен укучылар һәм ата-аналар имзалар җыя башлады.

Халыкара фин-угыр халыкара берләшмәсе вице-президенты Артем Малых Азатлыкка сөйләвенчә, Петербурдагы 204нче мәктәп – Русия мәгариф системында фин теле чит тел буларак укытыла торган бердәнбер мәктәп. Аның фикеренчә, мәктәпне саклап калу бик мөһим, чөнки Петербур Финляндиягә якын урнашкан һәм шәһәрнең үзенең дә шушында туып-үскән фин телендә сөйләшә торган халкы бар. Бу ингерманланд финнары, ижора, водь, эстонлылар. Аларның барысына хәтта бер мәктәп тә җитми.

"Мәктәпне япсалар, бу Петербурдагы фин телен тамырыннан йолкып ату өчен тагын бер зур адым булачак. Монда Финляндия күрше булу гына да түгел, шушында яшәүче төп халык булган фин телле халык та бар, аларга үз туган телләрен чит тел итеп булса да, укырга ирек бирмиләр. Моңа юл куярга ярамый”, диде Артем Малых.

Быел мәктәптә 315 бала укый. Фин телен биредә 25 ел укыталар, Финляндия һәм Нидерланд гимназия һәм лицейлары белән халыкара хезмәттәшлек, мәдәният һәм мәгариф юнәлешләрендә алмашу алып барыла, мәктәпне тәмамлаганнан соң кайбер укучылар фин югары йортларына укырга керә.

Бер ел элек Кадет корпусы 204нче санлы мәктәп ишегалдының бер өлешен үзенә ала. Бу вакытлыча, кадетларга яңа бина төзеп бетергәнче генә дип ышандыралар. Әмма соңгы вакытта 204нче санлы мәктәпте тулысынча кадет корпусына тапшырачаклар дигән хәбәр таралды.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG