Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чаткылар": лаборатория форматы тамашачы күңелен яулый


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

24 декабрь Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яшь режиссер Әминә Миндиярова сәхнәләштергән "Чаткылар" спектакленең премьерасы узды. Казанда ул көнне буран булуга карамастан шактый тамашачы җыелды.

Спектакль беренче инкыйлабтан алып Тукайның үлеменә кадәрге вакыйгаларга, XX гасыр башында яшәгән һәм хезмәт иткән шәхесләрнең истәлегенә, газет язмаларына, Фатих Әмирхан һәм Галиәсгар Камал пьесалары өзекләренә һәм дә Иске бистәдә яшәүче Нурания Биктимирова белән әңгәмәгә нигезләнеп куелды. Докменталь материалларны Рәдиф Кашапов җыйган, киңәшче буларак Рабит Батулла ярдәм иткән. Рольләрне D'әрт һәвәскәр театр труппасы башкарды.

Казанда "Чаткылар" спектакленең премьерасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:25 0:00

Сәгать ярым вакыт эчендә артистлар татар халкының шул чордагы эчке һәм тышкы мохиттәге үзгәрешләргә карап буйсыну-буйсынмавын күрсәтеп, дин белән мәгърифәтнең бәрелешен, муллаларның наданлыгын халык хөкеменә чыгарып салды. Тамашачы әлеге спектакльне игътибар белән тамаша кылды, моңа спектакльнең сәхнәдән тамашачы залына күчерелүе дә ярдәм итте. Тамашачы гадәти рәтләрдә түгел, ә шакмак формасында тезелгән урындыкларга утырды. Шәригать кануннарын истә тоткандай, хатын-кызларга уң як, ир-атларга сул рәтләрдә утырырга кушылды. Сәхнә шул шакмакның уртасында урнаштырылды.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Татар режиссерлары арасында лаборатория форматында куелган спектакльләрнең соңгы арада популярлаша баруын Әминә Миндиярова бу сәнгатьне аңлауга беренче адым булып тора дип әйтте: "Минем 18-20 яшькә кадәр театрга йөрергә зур теләгем булмады, кинотеатрга барып берәр фильм карап кайтуны кызыграк күрә идем. Лаборатория форматында куелган спектакльләрне карый башлагач, классик әсәрләр дә кызыксыну уята башлады. Мондый форматтагы спектакльләр театрдан ерак булучыларга театр сәнгатен аңларга беренче адым булып тора дип уйлыйм. Чит илдә мондый формат инде күптәннән халык күңелен үзенә җәлеп итә, бездә дә тамашачы әкренләп моны кабул итә башлады".

Спектакль тамашачыга Заһидә Борнашеваның "Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан" алынган өзек аша татар хатын-кызларының патша һәм шәригать кануннары тарафыннан хокуксыз булып, бервакыт тигез хокуклар таләп итүен, Фатих Әмирханның "Яшьләр" пьесасыннан аңлашылган дин һәм мәгърифәт бәрелешен дә искә төшерде.

Сулдан: Рабит Батулла, Ренат Харис
Сулдан: Рабит Батулла, Ренат Харис

Әлеге тамашаны караган язучы Рабит Батулла бу проблемга карата саграк булырга өндәде. "Хатын-кызның иреклеге һәм үз язмышына үзе хуҗа булу проблемын инде Газизә Сәмитова инкыйлабка кадәр башлаган. Ул иреннән үзе талак алып аерылышуга ирешкән. Шулай ук хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубый образы да сезгә алга таба мисал була ала. Хатын-кызлар арасында мөселман булып та, үз хокукларын яклап чыгучы, мәгърифәтче хатын-кыз мисаллары тарихыбызда шактый. Шул мисалларга таянып бу теманы алга таба күтәреп була. Югыйсә, "Зөләйха күзләрен ача" романын дәвам итәбез шикелле булып чыга. Ирләр хатыннарын кыйныйлар, чәчләреннән өстерәп халык алдында хөкемгә тарталар, татарлар барысы да шундый булган дигән тискәре фикер төпләнеп калмасын иде тамашачыда. Бу муллаларның наданлыгын күрсәтүгә юнәлтелгән өзекләргә дә кагыла. Әйе, надан булучылар, һәрнәрсәне тыя барган муллалар күп булган, алар бүгенге көндә дә еш очрый. Ләкин бит мәгърифәтле муллаларыбыз да булган: Баруди, Мәрҗәни, Фәхретдиннәр кебекләр. Безнең дини мәдәниятебез, абруйлы фәлсәфәчеләребез шактый күп. Надан мулла образын күрсәтеп, ялгыш барысына да тап төшерә күрмик тагын”, диде ул.

Миләүша Хәбетдинова чыгыш ясый
Миләүша Хәбетдинова чыгыш ясый

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова әлеге спектакльдә Тукай образын чын мәгънәдә бөек шәхес итеп күрсәткән өчен зур рәхмәтләр белдерде һәм бу спектакль татар яшьләренә һичшиксез күрсәтелергә тиеш дип әйтте: "Реальное время" сайтында Тукайны тискәре яктан күрсәтеп мәкаләләр чыга башлады. Моны татарга һөҗүм дип саныйм. Бары тик ике кеше генә моңа тәнкыйть белдерде, берсе - Нияз Игъламов, икенчесе - Наилә Мифтахетдинова. Тукайсыз калдырганын сизмичә, вак-төяк мәсьәләләргә бирелеп татар йоклый. Без моңа тыныч кына битарафлык белдереп утырырга тиеш түгел, Тукай - ул безнең милли хәзинәбез, милли пантеон! Без болай да Тукайны 70 ел буе зәгыйфь итеп күрсәтеп аңа һөҗүм ясадык. Аның бөеклеген балаларыбызга ача алмадык. Бүгенге спектакльдә Тукайның бөеклеген күрсәтүгә адым ясаганыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иям".

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Спектакльдә катнашкан 16 яшьлек Энҗе Әхмәтҗанованың әнисе дә тамаша кылганнан соң режиссерга зур рәхмәтләр белдерде: "Мин белгеч тә, тарихчы да түгел, ләкин сезгә әни буларак рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Бүгенге көндә балаларыбыз гел интернет челтәрләрендә вакытын үткәрә, аларны берәр түгәрәккә яздырам дисәң, алар барысы да түләүле. Ничек кызыксындыра алгансыздыр, минем кызым музыка училищесында белем ала, имтиханнарын алдан тапшырып, сезнең репетицияләргә канатланып йөрде".

"Спектакльнең кабаттан кайчан күрсәтелүе турында әлегә әйтү авыр, әгәр халыкта ихтыяҗ туса, әлбәттә күрсәтәчәкбез", диде режиссер Әминә Миндиярова.

XS
SM
MD
LG