Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эшсез калган ана балаларын үтергән


Фаҗига Башкортстанның Нуриман районында була. Үтерелгән малайга 11, кызга ике яшь.

ProUfu басмасы язуынча, балаларны эшсез калган ана үтергән. Күршеләре сөйләвенчә, гаилә дүрт фатирлы йортта яшәгән. Бай яшәмәсәләр дә, начар гаилә саналмаган. 34 яшьлек ана пешерүче булып, аның ире каравылчы булып эшләгән. Бала белән декретта утырганнан соң, ана кеше эшкә чыккач аның урынына инде башка кешене алуларын әйткәннәр. Аңа йә бик түбән хезмәт хаклы җыештыручы булырга яки үз теләге белән эштән китәргә тәкъдим ителгән.

"Өйдә бала белән утырганда аңа болай да җиңел булмады. Хәзер бусы да өстәлгәч... Балаларын ашата алмам дип борчылып нервасына бәргәндер", дип сөйли күршеләре.

Ана балаларын үтергәч өйгә ут төрткән. Сәгать иртәнге 9да ире кайтып, ишекне ватып кереп хатынын урамга алып чыккан.

XS
SM
MD
LG