Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Янукович дәүләткә хыянәт итүдә гаепле дип табылды


Виктор Янукович
Виктор Янукович

Украинаның элекке президенты ил чикләрен үзгәртүдә һәм сугыш алып баруда астыртын булышуда гаепле диелә хөкем карарында. Янукович 13 елга иректән азат итүгә хөкем ителде.

Киевның Оболонь район мәхкәмәсе Украинаның элекке президенты Виктор Януковичны дәүләткә хыянәт итүдә гаепле дип таныды. Янукович шулай ук сугыш алып баруда астыртын булышуда гаепле дип хәбәр итә "Громадське". Украинаның чикләрен үзгәртүгә астыртын булышуда ул гаепсез дип табылды.

Мәхкәмә карарында Янукович гаебе дәлилләнгән дип языла. "2014 елның 1 мартында Янукович Русия хәрби көчләрен Украина җирендә куллануны сорап Путинга мөрәҗәгать итте, шул рәвешле ул чит илгә – Русиягә Украинага каршы гамәлдә ярдәм итте", диелә хөкем карарында.

Янукович 13 елга иректән азат итүгә хөкем ителде. Гаепләү ягы Януковичны 15 елга иректән мәхрүм итүне сораган иде. Элекке президент хәзерге вакытта Русиядә сыенган. Ул бу гаепләүне сәяси эш дип атады, мәхкәмә эшендә катнашмады.

2014 елда Украинада хакимият алышынганда Янукович Русиягә качып китте. Ул Мәскәүдән Украинага гаскәр кертүне сорауда гаепләнде, әлеге вакыйгалар Русиянең Кырымны аннексияләве белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG