Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Трампның инаугурация комитетыннан документлар таләп итә


Дональд Трамп инаугурациясе
Дональд Трамп инаугурациясе

Комитеттан инаугурация чараларына акча бирүчеләр турында мәгълүмат, анда кемнәр чакырылганы, төрле эшләрне башкаруга килешүләр, билетлар һәм башка документлар соралган. Чит илдән иганә булу-булмау тикшерелә.

Нью-Йоркның федераль прокуратурасы дүшәмбе Дональд Трампның инаугурация комитетыннан президентның эшчәнлегенә кагылышлы зур күләмдә документлар таләп иткән. Бу хакта прокуратурадагы чыганакка сылтанып, Америка басмалары яза.

Комитеттан инаугурация чараларына иганә акчасы бирүчеләр, анда чакырылучылар турында тулы мәгълүмат сорала. Тикшерү шулай ук төрле эшләр башкаруга килешүләр, чарага билетлар һәм президент белән фотога төшү мөмкинлеге турында мәгълүмат таләп иткән. Прокуратураны бигрәк тә чит ил ватандашларының иганә кертүләрен дәлилләргә мөмкин документлар кызыксындыра. Мондый ярдәм кануннарга каршы килә.

Дүшәмбе кич инаугурация комитеты вәкиле документлар тапшыру турындагы мөрәҗәгатьнең килүен раслады һәм прокуратура тикшерүенә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

Былтыр декабрьдә үк бу тикшерү турында Wall Street Journal беренчеләрдән булып язган иде. Нью-Йорктагы федераль прокуратура Дональд Трампның инаугурациясе өчен җыелган 107 миллион доллар акчаның ничек тотылуын тикшерә диелде. Бу АКШ тарихында инаугурация өчен җыелган иң зур сумма. Моның бер өлеше чаралар өчен тотылмаган, кайбер донорлар Трамп идарәсенә керү һәм карарлар кабул итүгә йогынты ясау мөмкинлеге алган дип шикләнелә.

Әлеге тикшерү махсус прокурор Роберт Мюллер алып барган Русиянең Америка президентын сайлауга тыкшынуын тикшерү белән бәйле түгел.

XS
SM
MD
LG