Венесуэла президенты Николас Мадуро хөкүмәте илнең 50 ширкәтенә Русия, Төркия, Кытай һәм Һиндстанда банк хисаплары ачарга кушкан. Бу чикләүәр кертелгән очракта, бер саклану чарасы булачак, дип яза Bloomberg.
Эшмәкәрләргә шулай ук әлеге илләрдә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру да кушылган. Шул ук вакытта илдә җитештерүне өзгән өчен аларга җәза бирү белән дә кисәткәннәр. Бизнесменнардан тауарларына бәяләрне күтәрмәүне дә сорыйлар - илдә инфляция әкренәеп килә диелә.
- Гыйнвар ахырында АКШ Венесуэланың PDVSA дәүләт нефть ширкәтенә чикләүләр кертте һәм ширкәтнең 7 млрд доллар активларын томалады. PDVSA ширкәтенә чикләүләр Венесуэла президенты Николас Мадуро хөкүмәте нефть ширкәтеннән акчаларны урламасын өчен кертелә диелде. PDVSA — Венесуэланың төп керем чыганагы. Ширкәткә караган Американың нефть эшкәртүче Citgo Petroleum оешмасы илнең иң мөһим чит ил активларының берсе санала. Соңрак PDVSA үз партнерларына нефть сатудан кергән акчаны Русиянең Газпромбанкына күчерергә тәкъдим итүе турында хәбәрләр булды.
- Венесуэла соңгы елларда авыр икътисади кризис кичерә. 2014 елдан башлап Николас Мадурога каршы урам җыеннары уза. Быел гыйнварда булган протест чаралары вакытында оппозиция җитәкчесе Һуан Гуайдо Мадуроны узурпатор дип атады һәм вакытлыча президент вәкаләтләрен үзенә алды.
- Кайбер илләр, шул исәптән АКШ, Венесуэла президенты дип Гуайдоны таный. Русия исә Мадуро яклы һәм Американы Венесуэла эшләренә тыкшынуда гаепли.