Русия думасы депутатлары интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында канунны өченче укылышта кабул итте.
Роскомнадзор мондый мәгълүмат урнаштырылган сайт җитәкчесеннән язманы бер тәүлек эчендә алып куюны таләп итәчәк, югыйсә сайт томаланачак.
Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендә беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.
Канун өлгесенең беренче вариантында ялган яңалыклар тарату өчен бер мең сумнан биш мең сумга кадәр штраф салу каралган иде. Депутатлар аны физик затларга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бердәм Русия депутаты Анатолий Выборный сүзләренчә, бер мең сум күләмендә штраф кеше өчен берни түгел, ә 100 меңлекне ул гомер буена исендә тотачак.
Интернетта җәмгыятьне, дәүләтне, Русиянең рәсми символларын һәм дәүләт оешмаларын санга сукмаучы, ихтирам итмәүче материаллар тарату өчен штраф һәм административ кулга алулар турындагы канун өлгесе думага узган декабрьдә кертелде. Элемтә министрлыгы бу башлангычларга тискәре бәяләмә җибәргән иде. Министр урынбасары түрәләр үз эшенә тәнкыйтьне тыңларга тиеш дип белдерде.