Accessibility links

ТИҮ Азат Мифтаховка каршы "террорны туктатуны" таләп итә


Активистлар Азат Мифтаховны иреккә чыгаруны һәм "талантлы татар галименә каршы террорны туктатуны" таләп итеп белдерү чыгарды.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә тоткарланган Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны яклап белдерү чыгарды.

"Бердәм Русия" офисына былтыр гыйнварда булган һөҗүм өчен "бер елдан артык вакыт узгач МДУ аспиранты Азат Мифтаховка гаепләү белдерделәр. Бик яхшы яшь галимне сак астына алдылар", диләр ТИҮдә.

Активистлар Мифтаховны иреккә җибәрүне һәм "талантлы татар галименә каршы террорны туктатуны" таләп итә.

Берничә көн элек мәхкмә Мифтаховны сак астында тотуны 7 апрельгә кадәр озайтты.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 мартка кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать ясады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG