Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нижнекамскнефтехим" хиссәләре ике сәгатьтә 50 процентка кыйбатланган


"Нижнекамскнефтехим" торбалары
"Нижнекамскнефтехим" торбалары

Дүшәмбе төштән соң ширкәтнең бер гади хиссәсе 92,20 сум тәшкил итте, ә өстенлекле хиссәләрнең бәяләре 72 процентка артты.

"Нижнекамскнефтехим" хиссәләре дүшәмбе Мәскәү биржасында сәүдә башланып ике сәгать узганнан соң 50 процентка артып, 104,40 сумга җитте. 12 сәгать 15 минутка ширкәтнең гади хиссәләренең берсе 92,20 сум тора иде дип яза РБК.

Синтетик каучук җитештерүче ширкәтнең өстенлекле хиссәләре бәяләре дә артты. 12:20 сәгатькә алар 72 процентка артып, бер хиссә 72,60 сумга җитте.

"Нижнекамскнефтехим" матбугат хезмәте 11 март иртәнге якта ширкәтнең җитәкчеләр шурасы утырышы нәтиҗәләрен чыгарды. Ул 6 мартта Казанда узган иде. Утырышта 2018 ел нәтиҗәләре нигезендә хиссәләр ияләренә 36,4 млрд сум дивиденд түләү турында килешенгән. Бер хиссәгә 19 сум 94 тиен дивиденд түләнәчәк дип билгеләнгән.

Моңа кадәр ике ел ширкәт дивидендлар түләмәде, чиста табышны үсеш өчен тотарга кирәк дип аңлатты.

"Нижнекамскнефтехим" ТАИФ ширкәтләр төркеменә керә, синтетик каучук һәм пластик җитештерә.

XS
SM
MD
LG