Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Телгә һөҗүм барганда бер генә башкорт язучысы да өендә качып ятмады"


Башкортстан язучылар берлеге утырышында (архив фотосы)
Башкортстан язучылар берлеге утырышында (архив фотосы)

15 март Башкортстан язучылар берлеге оешуга 85 ел тулды. Бу уңайдан берлек идарәсе рәисе һәм татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе белән сөйләштек.

Берлек идарәсе рәисе, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев белән әңгәмәне оешманың тарихыннан башладык.

Зәки Әлибаев
Зәки Әлибаев

– Безнең берлек Русиядәге иң өлкән иҗат оешмаларының берсе. Аның башында империалистик сугышта, аннан инкыйлабта катнашкан, республиканы төзүгә дә зур өлеш керткән шагыйрь һәм язучылар тора. Алар – Афзал Таһиров, Даут Юлтый һәм башкалар. Иҗат оешмасы 85 ел буе җәмгыять өчен зур эш башкарган. Ул беркайчан да җәмгыятьнең арткы тәгәрмәче булмаган. Аянычлы, авыр вакытларда шагыйрь, язучы сүзе ярдәмгә килгән.

Икенче дөнья сугышы елларында Мостай Кәрим "Мин фронтка китәм, иптәшләр", Рәшит Нигъмәти "Үтер, улым, фашистны" кебек әсәрләр язган, фронт газетлары чыккан, ул зур көч һәм җаваплылык таләп итә. Без ул җаваплылыкны бүген дә югалтмадык. Иҗтимагый тормышта язучылар, шагыйрьләр үз сүзен әйтә. Бәйрәмнәрдә шагыйрь сүзен көтәләр. Без иҗтимагый тормышның алгы сызыгында барырга тырышабыз.

– Совет чорында язучылар идеологиягә хезмәт итте. "Партияле әдәбият" дигән термин да бар иде.

– Язучы, идеологиядән бигрәк, үзенең эчке булмышына хезмәт итә. Ул аның кайда тәрбияләнүенә, тирәлеккә, мохиткә бәйле, шуңа ватанпәрвәрлек тойгылары көчле. Ватанпәрвәрлек ватан һәм башка исемнәр белән бирелергә мөмкин. Туган җиргә сөю төрле формаларда яңгыраган. Ул әсәрләр акча өчен язылмаган. Республика автономия алганмы, мөстәкыйльлек алганмы, язучы барыбер туган җирен яратып язган. Безнең әдәбият кешелеклелек, һуманизм принципларына тугры әдәбият. Алар - мәңгелек кыйммәтләр. Бездә космополитлык юк. Үзеңнекен хурлап, чит илне мактау юк. Дөрес, совет заманында коммунистлар фиркасе турында да язылган, ләкин халык турында да иҗат ителгән. Төп геройлар астан күтәрелгән, ятимлектә үскән. Совет әдәбияты шуны гына данлаган, моны гына данлаган димәс идем. Коммунистлар фиркасе халык өчен эшләгән. Әле дә фиркаләр бар. Корылышлар үзгәрә, ләкин язучы эчке булмышына тугры кала. Ә ул эчке халәт бишек җырларыннан, ана сөтеннән башлана. Шуңа рухи таянычлар ныклы.

– Әдәбиятка яшьләр киләме? Милли әдәбиятның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Бу бик авыр сорау. Ул мәктәпләрдә әдәбиятны ничек укытуга, телгә мөнәсәбәткә бәйле. Тел дигәндә, мин урыс телен дә күз уңында тотам. Урыс теленең дә позицияләре аска төшә бара. Туган телләрнең кимүе, кешелек сыйфатларының кимүенә китерә. Телгә мөнәсәбәт уңай булган XX гасырның 60-70нче елларында әдәбиятка ташкын булып язучылар килгән. Әдәби сүз мәктәпләрдә генә түгел, һәр йортта яңгыраса, ата-аналар нәфис әдәбиятка яхшы мөнәсәбәттә булса, аның киләчәге бар. Хәлләр бик аянычлы түгел. Мәсәлән, мин үзем соңгы ике елда бар республика буйлап йөрим. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтәм – кешенең күңелендә иҗатка омтылыш бар. Шул иҗатка омтылышны кимсетми тәрбияләргә кирәк.

– Соңгы елларда туган телләр шактый басым кичерә. Язучылар телне саклауда нинди эшләр башкарды?

– Туган телне үстерү һәм укытуга килгәндә, бер генә язучы да өендә качып ятмады. Язучының төп коралы – сүз. Сүзне бар кеше дә мәйданга чыгып сөйләми. Рәми Гариповның 1957 елда язылган “Туган тел” шигыре, Тукайның 1909 елда язылган “Туган тел” шигыре бүген дә көн үзәгендә. Һәр шагыйрь, язучы туган тел турында радиода, телевидениедә чыгышлар ясады. Атнасына берничә тапкыр мәктәпләрдә очрашулар уза. Язучылар эшләрен ташлап шунда баралар, болар барысы да телне яклау һәм саклау эшләре. Без булмаган бер район, бармаган төбәк калмады. Бер генә язучы да читтә калмады.

– Көнбатыш илләрендә язучылар берлеге кебек иҗат берлекләре юк. Русиядә исә коммунистлар төзегән иҗат берлекләре һаман саклана.

Иҗат берлеге рухташларны берләштерү һәм дәүләт сәясәте алып бару өчен кирәк

– Русия – күп милләтле дәүләт. Бер милләтне икенчесе белән чагыштырырга ярамый. Телне, мәдәниятне, вакытлы матбугатны, китап чыгаруны үз агымына куеп саклап булмый. Аңа хөкүмәт ярдәме кирәк. Иҗат берлеге рухташларны берләштерү һәм дәүләт сәясәте алып бару өчен кирәк. Язучылар халыкның эстетик аңына хезмәт итә.

Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Фәния Габидуллина сүзен берлек оешу тарихыннан башлады.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

– Бүген Башкортстан язучылар берлегендә 270 шагыйрь һәм язучы әгъза булып тора. Безнең татар берләшмәсе 1996 елда оешкан иде, бүген анда 52 әгъза исәптә тора. Алар – шактый зур көч. Билгеле булуынча, 90-нчы елларда “Башкортстан татар әдәбияты” дигән гыйбарә барлыкка килде. Бу ирексездән барлыкка килде. Чөнки без башкорт әдәбиятына да кермибез, татар әдәбиятыннан да читтәбез. Казан безне әдәби процесска кертү турында уйламый. Алар Башкортстан дәүләт нәшриятында чыккан проза һәм шигырь китапларын алдырмый. Гәрчә, алар күп тә түгел. Дистәгә дә тулмый.

Казан безне әдәби процесска кертү турында уйламый

Татарча чыккан ике газетны гына түгел, "Тулпар" әдәби-нәфис журналын да алдырмыйлар. Татарстан язучылар берлегенең ел йомгакларына багышланган җыелышларында Башкортстаннан иҗатчылар телгә алынмый диярлек. Шуңа “Башкортстан татар әдәбияты” дигән бүленеш барлыкка килде. Бу татар әдәби процессын бүлгәләүгә китерә. Ярый әле Башкортстанда уку әсбаплары чыгарыла. Аларга җирле шагыйрь һәм язучыларның әсәрләре кертелде. Дөрес, бу китапларга башкорт язучылары һәм шагыйрьләре дә кертелгән. Совет чорында ачык иде: Башкортстанда – башкорт әдәбияты, Татарстанда – татар әдәбияты үсте һәм яшәде. Заманалар үзгәргәч, туган республикада калып, туган телдә иҗат итү мөмкинлеге ачылды. Ләкин гомум әдәби процесстан читләшкәч, бу үзешчәнлекне хәтерләтә.

– Татар телендә иҗат итүче яшьләр бармы?

– 2015 ел Әдәбият елы булды. Ул елда Башкортстан язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбай берлеккә күпләп яшь әгъзалар кабул итү мөмкинчелеге ачты. Руслан Сөләйманов, Ләйсән Якупова, Айдар Зәкиевләрне алдык. Алардан соң килгән яшьләр юк. Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә китаплар чыга. Элек татар телендә ике китап чыга иде. Хәзер бергә калды. Ләкин шул бер китап чыгару өчен дә автор табу авырлык тудыра башлады.

– Сәбәпләрен ничек аңлатыр идегез?

Югарыдан килгән сәясәт нәтиҗәсендә туган телләр бетеп бара

– Бу иң башта мәгарифтәге оптимальләштерү нәтиҗәсендә татар мәктәпләренең, сыйныфларының бетүенә бәйле. Аннан, туган телләрне уку иреклегә әйләнгәч, ата-аналар татар телен сайламый башлау да үз эшен башкара. Телевидение, интернет, социаль челтәрләр барысы да урыслашуга китерә. Интернет аша алар урысча аралаша. Мәсәлән, Шәехзадә Бабич, Галимҗан Гыйльманны биргән Дүртөйле районы Әсән авылыма кайтам. Балалар авылда урысча сөйләшеп йөриләр. Чөнки урыс телен камил белү бердәм дәүләт имтиханы өчен кирәк диләр. Югарыдан килгән сәясәт нәтиҗәсендә туган телләр бетеп бара. Туган тел беткәч, әдәбият та утрау булып сакланып кала алмый.

– Тагын нинди авырлыклар бар?

– Башкортстан язучылар берлеге әгъзалары һәр биш ел саен китап чыгара ала дигән тәртип урнашкан иде. Ләкин бу бик үк үтәлеп бармый. Мәсәлән, Дилә Булгакованың, Лилия Сәгыйдуллинаның юбилеена китаплары чыгарга өлгерми калды, соңыннан чыкты. Мин үзем дә ун елга бер китап чыгардым. Китап чыгару язучылар берлегеннән тормый. “Китап” нәшрияты уку әсбаплары, дәреслекләр чыгаруны, дәүләт заказларын күпләп башкара. Шуңа аларның да мөмкинлеге чикле.

Башкортстан язучылар берлеге бинасы
Башкортстан язучылар берлеге бинасы

Башкортстан язучылар берлегенең юбилей чаралары көз айларына кичектерелгән. Әлеге вакытта берлек утырган бинаны төзекләндерү эшләре бара. Язучылар берлегенең иске тәрәзә рамнарын пластик рамнарга алыштырганнар. Идәннәрне дә яңартырга җыеналар. Әлеге бина архитектура һәйкәле дип игълан ителгән. Шуңа төзекләндерү эшләре архитектура идарәсе җитәкчелегендә алып барыла.

Белешмә: 1917 елда Оренбурда Шәехзадә Бабич "Дулкын" исемле әдәби түгәрәк оештыра. Егерменче елларда "Русия пролетар язучылар берләшмәсе" каршында аның Башкортстан бүлекчәсе булдырыла. Ул 1932 елга кадәр эшли. 1934 елның 15 мартында Башкортстан язучыларының беренче корылтае уза. Башкортстан язучылар берлеге оешу тарихы шул көннән алып исәпләнә. Беренче рәис итеп Афзал Таһиров сайлана. Төрле елларда берлекнең Стәрлетамак, Учалы, Яңавыл, Сибай, Күмертау бүлекчәләре оештырыла. Соңгы елларда иҗтимагый оешмалар турында Русия канунына ярашлы аларны финанслау туктатылды.

Хәзер берлектә 230дан артык язучы әгъза булып тора. Оешманы филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев җитәкли. Язучылар берлегенә 2019 елга республика хөкүмәте 1,9 млн сум биргән. Бу акча коммуналь түләүләр, юбилейлар үткәрү һәм хезмәт хакына китә.

XS
SM
MD
LG