Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Кырымны "кушуны" файдалы булды дип санаучы русияләр саны кимегән


Акмәчеттә бәйрәм, 15 март, 2019 ел
Акмәчеттә бәйрәм, 15 март, 2019 ел

Респондентларның 14 проценты Кырымны Русиягә кушу ил икътисадына бары тик тискәре генә йогынты ясады дип, 46 проценты бу Русиянең халыкара мәйдандагы урынына зыян салды дип әйткән.

Русия хакимиятләре "тарихи гаделлекне торгызу" дип атаган Кырым аннексиясен файдалы дип санаучы русияләр саны 2015 елның языннан 67 проценттан 39 процентка калган. Моны Җәмәгатьчелек фикере фонды (ФОМ) сораштырулары күрсәтә.

Файдасы да, зыяны да бертигез дип санаучылар саны 15 проценттан шулай ук 39 процентка җиткән. Кушылу зыян салды диючеләр саны биш проценттан җиде процентка күтәрелгән. Шул ук вакытта респондентларның 14 проценты Кырымны Русиягә кушу ил икътисадында бары тик тискәре генә йогынты ясады дип, 46 проценты бу Русиянең халыкара мәйдандагы урынына зыян салды дип әйткән.

Шулай да Кырым һәм Русиядә яшәүче күпчелек халык украин ярымутарвын кушып куюны дөрес карар дип саный. Пәнҗешәмбе Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) чыгарган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Кырымның 89 процент халкы бүген дә "Русия белә кушылуга" тавыш бирер идек дип белдергән.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный. АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның башка илләре бу уңайдан Русиягә чикләүләр кертте.

Икътисади үсеш министлыгы исәпләүләренә күрә, чикләүләр аркасында 2018 елда Русия күргән зыян күләме 6,3 млрд долларга җиткән.

Русия аннексияләнгән Кырымның өч еллык бюджетына ярашлы, 2018 елда төбәк бюджетына Мәскәүдән 130 млрд сум бүленгән. 2019 елда Кырым Русия казнасыннан 143 млрд сум, 2020 елда - 150 млрд сум алачак.

15 мартта Акмәчеттә аннексиясенең биш еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылган. Аларда Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов, төбәк парламенты рәисе Владимир Константинов һәм Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин катнашкан. Бәйрәм кысаларында йөреш һәм митинг узган.

XS
SM
MD
LG