Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗбүри эшкә хөкем ителгән активист Равилова эше Татарстан югары мәхкәмәсендә каралачак


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Гөлназ Равилованы урам чарасы уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепләделәр. Русия конституциясе көнендә пикетка чыккан активист Татарстан югары мәхкәмәсенә аппеляция юллады.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә 30 сәгать мәҗбүри эш хөкеме бирелгән "Ачык Русия" активисты Гөлназ Равилованың аппеляция шикаяте Татарстан югары мәхкәмәсендә 27 мартта каралачак. Бу хакта Азатлыкка ул үзе хәбәр итте.

Равилованы былтыр 12 декабрь Русия Конституциясе көнендә оештырылган сәяси чарада катнашкан өчен тоткарлап, беркетмә төзегәннәр иде. Аны бу чараны уздыру алдыннан хакимият оешмаларына алдан хәбәр итмәү кагыйдәсен бозуда гаепләделәр.

14 февральдә әлеге эш Вахитов районы мәхкәмәсендә каралды. Утырышта Гөлназ бу гаепне танымавы хакында белдерде. Активист сүзләренчә, беркетмә аннан башка тутырылган.

"Ачык Русия" хәрәкәте активистлары Равилова һәм Дмитрий Егоров 12 декабрь Татарстан парламенты, югары мәхкәмәсе, "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бинасы каршында "Түрәләр, алай ярамый", "Депутатлар, алай ярамый", "Полиция, алай ярамый", "Хөкемдарлар, алай ярамый" дигән шигарләр тотып торды.

Моңа кадәр Вахитов районы мәхкәмәсе Егоровны да гаепле дип тапты һәм 12 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

Равилованың яклаучысы Эльза Нисамбикова мәхкәмә карарын Татарстанның югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдергән иде.

XS
SM
MD
LG