Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәне Татарстанда каза хәлендәге йортлар мәсьәләсен чишү өчен махсус комиссия төземәячәк


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Мондый комиссия төзүне Кеше хокуклары шурасы әгъзалары сораган иде.

Казан Кирмәне Татарстанда каза хәлендәге йортлардан чыгарылучыларның проблемнарын чишү өчен махсус комиссия булдырмаячак. Бу хакта республика президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова белдерде.

"Кеше хокуклары шурасы вәкилләренә республикада вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелек иткән эшче комиссия эшләве турында әйтелде", ди Галимова. Ул бу җавап шура вәкилләрен "канәгатьләндерде" дип белдерде.

Узган атнада Татарстанга Русия президенты карамагындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзалары килде. Алар каза хәлендә дип танылган йортларда яшәүчеләр белән очрашты, тузган торактан күчү програмы үтәлешендә хокук бозулар турында фикер алышты. Шура вәкилләре бу өлкәдәге проблемнарны чишү өчен махсус комиссия төзергә тәкъдим итте.

Әмма бу атнада Татарстанның Иҗтимагый пулат башлыгы Анатолий Фомин тузган торактан күчүчеләр белән бәйле бернинди дә комиссия төзелмәячәк дип белдерде. Лилия Галимова пәнҗешәмбе моны раслады.

Яшел Үзән хакимияте каза хәлендә дип бәяләнгән йортлардан 400 гаиләне чыгара. Былтыр җәйдән бирле гаиләләр мәхкәмә юлында йөри. Кайбер йортларда электр-газ тәэминатлары өзелгән.

Йортларыннан мәҗбүри чыгарылучы гаиләләр кайда яшәргә белми. Хакимиятләр аларга дүрткел метры өчен 11 мең сумнан компенсация тәкъдим итә һәм Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзегән йортларның берсеннән ипотекага фатир алу мөмкинлеге бирә.

10 мартта Яшел Үзәндә 250ләп кеше тузган торактан күчү програмына каршы митингка чыкты.

XS
SM
MD
LG