Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе Навальный тарафдарларының Вконтактедагы пабликларын япмады


Сулдан уңга: Дмитрий Тетерин, Андрей Чванов һәм Илмир Шәкүров.
Сулдан уңга: Дмитрий Тетерин, Андрей Чванов һәм Илмир Шәкүров.

Прокуратура вәкиле кайсы язмаларның Русия кануннарын бозуын күрсәтә алмаган дип хәбәр ителә.

Чаллыдагы мәхкәмә прокурорның оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарларының Вконтактедагы пабликларын томалау турындагы шикаятен кире какты. Прокуратура вәкиле кайсы язмаларның Русия кануннарын бозуын күрсәтә алмады дип хәбәр итә "Апология протеста" Telegram каналы.

Навальный тарафдарлары томалау Русия Конституциясенең һәм Европа кеше хокуклары конвенциясенең фикер белдерү иреге турында маддәләрен бозуга китерәчәк дип белдерде. Прокуратура таләбен алар сәяси дип саный.

Чаллы шәһәре прокуроры оппозиция вәкиле Алексей Навальный тарафдарларының Вконтактедагы өч паблигын тыюны сорап административ шикаять тапшырган иде.

Сүз "Он нам не царь | Набережные Челны", "Навальный. Набережные Челны. Сражайся, как волк, чтобы не сдохнуть, как шакал!" һәм "Набережные Челны против повышения пенс. возраста" дип аталган төркемнәр турында бара.

Прокуратура аларны тыелган мәгълүмат реестрына кертүне таләп итә, чөнки, куәт оешмасы фикеренчә, пабликларда урнаштырылган язмалар киңкүләм тәртипсезлекләргә китерергә мөмкин.

"Бүгенге көндә балигъ булмаганнардан яңа тарафдарлар җәлеп итү бара. Бу эш протест хәрәкәтен популярлаштыру максатыннан интернет челтәре һәм Вконтакте социаль челтәрендә агитация аша алып барыла", диелә прокуратура шикаятендә.

Шикаять нигезендә җавап бирүче буларак башта Роскомнадзорның Татарстан идарәлеге булган, соңыннан исә активистлар Дмитрий Тетерин, Андрей Чванов һәм Илмир Шәкүров билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG