Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк татарлары Балалар көнен билгеләп үтте


Нью-Йорк татар берләшмәсендә үткән балалар бәйрәме, 20 апрель, 2019 ел.
Нью-Йорк татар берләшмәсендә үткән балалар бәйрәме, 20 апрель, 2019 ел.

Төркиядә үткәрелеп килгән Балалар бәйрәмен Нью-Йорк татар берләшмәсе дә инде 4 ел рәттән уздырып килә. Максаты - яшь буын татарларын очраштыру һәм аларны татар оешмасының дәвамчылары итеп тәрбияләү.

Нью-Йоркта яшәүче татар гаиләләре 20 апрельдә берләшмәнең Квинс районында урнашкан бинасында җыелды. Гадәттә татар идарәсе бинасында олылар өчен бәйрәмнәр үтә. Әмма бу юлы игътибар үзәгендә нарасыйлар булды һәм бөтен чаралар малайлар һәм кызлар өчен оештырылды.

Бәйрәмдә Арыслан, Биктимер, Айгөл, Марселино, Рашидә, Лилия, Рәсүл, Али һәм башка сабыйлар шарлар күпертеп, төрле формадан уенчыклар ясады, кечкенә агач өйләрне буяды, пицца, чәкчәк һәм туңдырма ашады. Ахырда сабыйларга китаплар таратылды.

"Бу малайлар-кызлар бу бинада барысы бергә, бәлкем, елга бер генә очрашадыр, шулай танышып, дуслашып калалар. Киләсе бәйрәмдә күрешербез дип, килергә атлыгып торалар. Шулай мәхәлләбезнең дәвамчылары берләшеп, үсеп килә", диде Азатлыкка татар идарәсе әгъзасы Фәзилә Левент. Балалар бәйрәме 4нче ел рәттән үткәрелә.

Соңгы арада балалар һәм олылар өчен очрашырга сәбәпләр чыгып тора. Алдагы иң зур чара – Нью-Йорк Сабантуе. Ул быел 16 июньгә плашлаштырылган. Ә аңа кадәр Тукай кичәсе, Рамазан бәйрәме узачак.

Нью-Йорк татар берләшмәсенә 1927 елда нигез салынган. Активистлар әйтүенчә, оешмага 100 артык кеше теркәлгән.

XS
SM
MD
LG