Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамашайда җимерелгән һәйкәл торгызылган


Торгызылган һәйкәл. Crimean Tatars фотосы.
Торгызылган һәйкәл. Crimean Tatars фотосы.

Һәйкәл Русиягә буйсынган Акъяр губернаторы ярдәме белән торгызылган. Кырымтатарлар ул һәйкәлне үз хисабына ясаткан иде.

Акъярның Мамашай авылында Икенче дөнья сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл торгызылган. Бу хакта Crimean Tatars хәбәр итә.

"Акъяр "губернатор"ы ярдәме белән бүгенге көнгә һәйкәл торгызылган. Тиздән бюджет хисабына видеокамералар куелачак. Моңа кадәр җирле халык әлеге һәйкәлне үзе саклаячак", диелә хәбәрдә.

Икенче дөнья сугышында һәлак булган кырымтатарлар исемнәре язылган мәрмәр такталар 6 май көнне куелган иде. 9 майга каршы төндә билгесез кешеләр аларны җимереп китте. Хәзер бу эшне тикшерү бара.

Элегрәк кырымтатар мәхәлләсе җимерелгән һәйкәлне 18 май — Сөрген көненә кадәр торгызырга җыенуын әйткән иде.

"Шәһәр ярдәм итсә — яхшы, итмәсә — үз көчебез белән эшләрбез" диде мәхәллә "Акъяр" кырымтатар берләшмәсе җитәкчесе Энвер Мамутдинов.

XS
SM
MD
LG