Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия вице-канцлерының русияле белән бәйле видеосыннан соң Себастьян Курц: "Җитте, димәк, җитте"


Себастьян Курц
Себастьян Курц

Австрия вице-канцлеры Хайнц-Кристиан Штрахе вазифасыннан китүе туындагы белдерүеннән соң, федераль канцлер Себастьян Курц Штрахе җитәкләгән Австрия азатлык партиясе белән хөкүмәт коалициясен таркатуы турында әйтте.

Шимбә кичен матбугат очрашуында чыгыш ясап Курц Австрия азатлык партиясе җитәкчелегенең "тиз арада кирәк булган" үзгәрешләргә фирканең әзер булмавын белдерде. Аның әйтүенчә, 2017 елның октябреннән бирле хезмәттәш коалиция белән берничә авыр хәл килеп туган.

"Әмма кичәге видеодан соң мин: "җитте димәк җитте" дип әйтергә мәҗбүрмен", диде Курц федераль президент Александер Ван дер Белленга якын арада вакытыннан алда парламент сайлаулары уздыруны тәкъдим итеп.

Шимбә көнне иртән Австрия вице-канцлеры Хайнц-Кристиан Штрахе эшеннән китүен белдерде. Әлеге белдерү парламент сайлавы алдыннан Штрахеның Русия эшмәкәре белән үзен финанслау турындагы видео чыкканнан соң ясалды. Бу хакта DPA агентлыгы язды.

Элегрәк Süddeutsche Zeitung немец газетасы һәм "Шпигель" журналы 2017 елда Ибицедагы виллада Штрахе тавышы белән видео урнаштырды. Штрахе белән сөйләшүче хатын-кыз үзен бай русияле Алена Макарова дип атый. Әлеге хатын Австрия азатлык партиясен җитәкләгән Штрахега бизнеска шартлар тудыру хисабына сайлауда финанс һәм сәяси яклау тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG